В ТГАТ им.Г.Камала состоится юбилейный вечер скрипача, композитора, дирижера оркестра театра, Народного артиста Республики Татарстан Фуата Абубакирова

Сегодня, 16 декабря 19.00 в Татарском государственном Академическом театре им.Г.Камала состоится юбилейный вечер скрипача, композитора, дирижера оркестра театра, Народного артиста Республики Татарстан Фуата Абубакирова, который 2 ноября отметил свое 70-летие.

В программе юбилейного вечера – музыкальные и хореографические номера камаловцев, песни Фуата Абубакирова в исполнении популярных татарских эстрадных исполнителей, а также поздравления коллег, театров. Режиссер события – заслуженный артист Татарстана Радик Бариев.

Для справки:
Фуат Абубакиров — музыкант, дирижер, композитор. Родился в 2 ноября 1944 года г. Наманган Узбекской ССР. Окончил Казанскую государственную консерваторию. В Татарском государственном Академическом театре имени Г.Камала с 1969 года. Начинал здесь как солист оркестра. С 1973 года — заведующий музыкальной частью и главный дирижер оркестра театра.
Даже в самые трудные времена, благодаря творческому авторитету и стараниям Абубакирова, театр сохранил живой звучащий оркестр. Сегодня театр имени Г.Камала – единственный драматический театр, имеющий в своем творческом составе оркестр.
За многолетнюю творческую деятельность Фуат Абубакиров работал со многими режиссерами: П.Исанбетом, М.Салимжановым, Р.Хазиахметовым, Д.Сиразиевым, И.Хайруллиным, Ф.Бикчантаевым и другими. Ф.Абубакиров всегда видел свою задачу в том, чтобы вместе с режиссером и художником создать целостный образ спектакля, и несомненно, в успехах таких известных постановок, как “У совести вариантов нет”, “Душа моя” Т.Миннуллина, “Бесприданница” А.Островского, “Молодые сердца” Ф.Бурнаша, “Судьба татарки” Г.Ибрагимова, “Приехала мама” Ш.Хусаинова и многих других есть и его немалая заслуга.
Наряду с работой по музыкальному оформлению спектаклей и дирижированием, он и сам сочиняет музыку. Им написана музыка к более чем ста постановкам, в том числе: “Банкрот” Г.Камала, “Беглецы” Н.Исанбета, “Алмазбулат” Ю.Сафиуллина, “Светит, да не греет” А.Островского, “Зулейха”, “Жан Баевич” Г.Исхаки, “Родословная”, “Зятья Гэргэри”, “Свет моих очей” Т.Миннуллина, “Вызывали?..”, “Снегопад, снегопад” З.Хакима, “Баскетболист” М.Гилязова и др. в театре имени Г.Камала; “Были мы на ярмарке” И.Юзеева, “Хажи эфэнде женится” Ш.Камала, “Таинственный доклад” К.Тинчурина и др. в театре имени К.Тинчурина; “Отец поет и плачет” А.Гилязова, ”Каракуз” М.Ауэзова, “Любовница” Т.Миннуллина и др. в Альметьевском театре; “Последний аист” А.Гаффара, “Глухой” Д.Салихова и др. в Мензелинском театре; “Радуга” Р.Батуллы, “Приключения Акбая” Т.Миннуллина и др. в Казанском театре кукол “Ђкият”. Кроме того, он является автором музыки многочисленных телевизионных и радиопостановок. Эстрадные песни в его сочинении исполняют популярные певцы В.Ганиева, З.Фархетдинова, А.Файзрахманов, А.Бариева и другие.


16 декабрьдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исмендәге Татар дәүләт Академия театрында Татарстанның Халык артисты, скрипкачы, композитор, дирижеры Фуат Әбүбәкеровның 70 яшьлек юбилей кичәсе.
Юбилей кичәсенең программасында: Камал Театры артистларыннан музыкаль һәм хореографик номерлар, эстрада йолдызлары башкаруында юбилярның җырлары, хезмәттәшләр, театрлар котлавы. Кичәнең режиссеры – Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев.
Белешмә өчен:
Фуат Әбүбәкеров – музыкант, дирижер, композитор. 1944 елның 2 ноябрендә Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә туа. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1969 елдан алып Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында хезмәт итә. Башта оркестрда солист, 1973 елдан башлап – музыка бүлеге мөдире һәм театр оркестрының баш дирижеры.
Әбүбәкеровның иҗади абруе һәм тырышлыгы белән иң авыр елларда да театр җанлы музыкасын югалтмый. Бүгенге көндә Камал Театры республикабызда үз оркестры булган бердән-бер драма театры.
Озын иҗат юлында Фуат Әбүбәкеров күп кенә режиссерлар белән эшли: П.Исәнбәт, М.Сәлимҗанов, Р.Хаҗиәхмәтов, Д.Сираҗиев, И.Хәйруллин, Ф.Бикчәнтәев һ.б. Ф.Әбүбәкеров үзенең төп бурычы итеп режиссер һәм рәссам белән берлектә спектакльнең уртак образын тудыру дип саный. Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”, А.Островскийның “Бирнәсез кыз”, Ф.Бурнашның “Яшь йөркләр”, Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми”, Ш.Хөсәеновның “Әни килде” һәм башка бик күп спектакльләрнең уңышында аның өлеше бәяләп бетергесез.
Спектакльләрнең музыкаль бизәлеше һәм дирижерлык эше белән беррәттән ул сәхнә әсәрләренә оригиналь музыка язу белән дә шөгыльләнә. Ф.Әбүбәкеров 100дән артык спектакль композиторы; алар арасында: Камал Театры сәхнәсендә уйналган “Банкрот” Г.Камал, “Качаклар” Н.Исәнбәт, “Алмазбулат” Ю.Сафиуллин, “Зөләйха”, “Җан Баевич” Г.Исхакый, “Шәҗәрә”, “Гөргөри кияүләре” Т.Миңнуллин, “Килә ява, килә ява”, “Ява карлар, ява карлар” З.Хәким, “Баскетболист” М.Гыйләҗев һ.б. Тинчурин Театрында: “Хаҗи әфәнде өйләнә” Ш.Камал, “Хикмәтле доклад” К.Тинчурин һ.б.; Әлмәт Театрында: “Әткәй җырлый да, елый да” А.Гыйләҗев, “Каракүз” М.Ауэзов, “Сөяркә” Т.Миңнуллин һ.б.; Минзәлә Театрында: “Соңгы яфрак” Ә.Гаффар, “Чукрак” Д.Салихов һ.б.; “Әкият” курчак театрында: “Салават күпере” Р.Батулла, “Авыл эте Акбай” Т.Миңнуллин һ.б.. Шуның өстенә ул бик күп радио һәм телевизион спектакльләр өчен музыка иҗат итә. Фуат Әбүбәкеровның җырларын В.Ганиева, З.Фәрхетдинова, А.Фәйзрахманов, А.Бариева кебек танылган эстрада артистлары башкара.

Подделись ссылкой

You must be logged in to post a comment Login