Казанның “Иске таш” мәчете ярдәмгә мохтаҗ

Иске Таш мәчет (Тугызынчы мәчет) — Казанның тарихи мәчетләренең берсе санала. Яңа Татар бистәсендә урнаша. Тарихка күз салсак, мәчет 1552 елда Казанны рус гаскәрләреннән яклап һәлак булган көрәшчеләр каберендә төзелгән. Кабер зур иске таш белән билгеләнгән булган. Мәчет 1802 елда сәүдәгәр Габдулла Үтәмешев акчасына төзелә. 1830 елда Александр Шмидт проекты буенча реконструкция үтә.  1930 елларда ябыла. Совет чорында ул мәктәп һәм склад булып кулланылган. 1994 елдан янә мәчет булып кулланыла башлый.

Халык телендә, бина хатын-кызлар мәчете, диеп йөртелә. Заманында нәкъ биредә Рәшидә абыстай Исхакыйда белем алган, гомүмән 500 гә якын хатын-кызлар  дини тәгълиматларны өйрәнгән. “Иске таш” мәчете Шурасы рәисе Надир хазрат Шәйморатов килүчеләргә бик теләп  экскурсия ясый. Бүгенге көндә мәчетне караучылар, үзләренең матди акчаларына бинаның эчке өлешендә ремонт ясаганнар.  Тышкы өлешенә матди чыгымнар җитенкерәми. Хәзрәт безнең белән булган әңгәмәдә яңгырлар яуганчы, түбәсен ябып булса яхшы булыр иде,диде.

Мәчетнең ишекләре ачык. Һәр көн саен биредә Казанны яклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылына. Мәчет төзекләндерелеп сафка басса, бабаларыбызның рухы да тыныч булыр иде. Тарихи мәчет үткәннәрдән кайтаваз булып тора.Бинаның җимерек килеш торуы   үз тарихыбызга мөнәсәбәтебезне күрсәтә.

Батырларның мәңгелек йортлары җирлегендә салынган тарихи мәчетне төзекләндерергә соңга калмыйк!

Флюра Абдуллина

Добавить комментарий