Соңгы васыять

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 70 ел узса да , яралар әле һаман төзәлмәгән. Билгесез салдатлар исемлеген күреп йөрәк әрни. Ватан өчен көрәшкән батырлар,  нинди язмыш сукмагыннан атлаган?  Сораулар җавапсыз кала бирә. Бөек аналар  ирләрен, улларын көткән вакытта  “җирләнгән урынын гына булса да күрә алсак икән”,дигән  сүзләрен еш яңгыраткандыр.  Мәкаләнең төп герое, Абдул-Бари ага Нәбиевның әнисе, Гыйльминиса ханым да  улын фронттан гомере буе көтә.  Еллар  үтә. Шулай бер вакыт, дөресрәге 30 елдан соң, Нәбиевлар гаиләсенә хат килә. Исән,ләкин ул чит-ят илдә, Америкада яши.Күптән инде башка телдә сөйләшә,әмма бер кайчанда ана телен онытмый. Ышанмаслык хәл, бит бу. “Минем  Барыем  исән”,әлеге сүзләр Арча районы Күлтәс авылында яшәүчеләрне генә түгел, бөтен татар илен шаккатырырлык.  Беренче хат 1972 елда урау юллар аша килә. Россия илчелеге вәкиле,  Америкада яшәүче төрле кешеләрдән  200 ләп хат алып кайта. Шулар арасында Абдул-Бари ага Нәбиевның да хаты  була.  Дүрт ел дәвамында хат алышу дисеңме, күчтәнәчләр, кием-салым тутырылган посылкалар алына. Бари ага һәрчак  әниен,туганнарын, туган үскән җирен сагынган . Дөрес озак та үтми, Бөек ана улын күрә алмыйча вафат була.

Бари аганың хатыннан: “Мин иртән хастаханәдә эшлим, аннан ерак түгел яшим, кичләрен инглиз телен өйрәнергә мәктәпкә барам”. Туганнары хат аша “нишләп өйләнмәдең”, дигән сораулар да юллаганнар. Бари ага әле сүзләргә “илдәге шикелле татар кызлары таба алмадым”,диеп җавап кайтарган. Бари аганың туганнары Мөнәвәрә, Мәгфүрә, абыйсы: Газиз, Минхәйдәр, Миңлекаюм, Миңлегали. Кызганыч ки, бу фани дөньяда туганнарының берсенә  дә Абдул-Бари ага белән очрашырга насыйп булмый. Ул соңгы хатында “Илемә кайтып үләсем килә”,диеп язган була. Абдул-Бари аганың гүр иясе булганлыгы турындагы телеграмманы соңрак алалар, дөресрәге Татарстанда яшәүче Нәбиевлар гаиләсен Американың иминлек колмпаниясе эзләп таба. Абдул-Бари ага гомере буе эшләгән. Үзенең акчасын халыкара финанс иминлек компаниясенә салып барган. Туганнары 100 мең  доллар күләмендәге акчаны   Инюрколлегия ярдәме белән алуга ирешәләр.  Абдул-Бари аганың мирас эше Америка судында тикшерелә. Зур гаиләгә финанс ярдәм зыян итмәгәндер.Әмма алар бүгенгәчә Абдул–Бари аганың хатларын кадерләп саклыйлар.    Аның белән булган хәтирәләр күңел түрләрендә саклана. Әңгәмәдәшебез Нәбиевлар нәселеннән Сираҗетдин ага “Альянс -Жизнь” иминлек компаниясендә Ислам страхованиясе проекты җитәкчесе истәлекләре белән уртаклашты. Абдул–Бари ага Сираҗетдин аганың әтисенең абыйсы, Америкада яшәгән вакытта Оркыя ханым белән Абдулла ага белән аралашканлыкларын җиткерде. Ватандашыбыз  Нью-Йорктагы татар зиратына җирләнгән була.  Ачы язмыш кичергән Абдул-Бари ага Ватанын саклар өчен сугышка китә. Әсирлеккә эләгә, соңыннан ничекләр итеп Америкага барып җиткән, монысы әлегәчә билгесез.  Туганнары бүгенгәчә каберен булса да бер барып күрәсе иде,дигән теләктә яшиләр. Туган илнең туфрагын Бари аганың каберенә салып кайту, Ватан өчен утка-суга кергән Ватандашыбызның соңгы васыятен үтәү дә  булыр иде.

“Хәләл индустриясенең мили ассоциациясе”

Добавить комментарий