Казанның 17 нче татар гимназиясендә  гомергә тиңләрлек очрашу узды

ботенесе бергәОчрашуга  Г.Камал театрының танылган артистлары килгән иде. Иң элек сүзне татарның  олуг артисты Әзһәр Шакиров алды. Быел татар театры 110 нчы сезонын ачып җибәргән. Халык артисты театрны  “татар халкының җимеше”, дип атады. Мондый тантанада катнашу күренешен үзе бер бәхеткә тиңләде, “буыннан-буынга васыять булып килүче татар телебезне беркайчан да онытмагыз, татарлыгыгыз белән горурланып яшәргә язсын сезгә”, дигән сүзләре белән фикерен төгәлләде. Татарның яраткан артисты Хәлим Җәләловның укучылар белән булган очрашу алдыннан каушый  торган гадәте бар икән. Татарның бөек улының мәктәп бетерүенә 60 ел вакыт узган, “татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов исемен йөрткән данлыклы гимназиядә белем алуыгыз белән, сез бәхетле буын балалары икәнен истән чыгармагыз, мәктәптә укыган вакытыгызның кадерен белегез, татарлыгыз белән горурланыгыз”, дигән киңәшләрен дә бирде. Сүзләрен шигъри юлларга да күчерде. Хәлим Җәләловның яңа гына әкиятләр китабы нәшир ителгән, бер басмасын гимназиягә бүләк итеп калдырды. Гасырларны кичеп иҗат итүче артистларның тагын берсе, Рүзия ханым Мотыйгуллина сүз алды. Ул укучыларның соравы буенча, театрга килгән чорларын искә төшерде. Бәхетле театр гомерен “тәмле төшкә” тиңләп аңлатты. Татарның яраткан артисты Әсхәт Хисмәтов фикерләрен җыр аша җиткерде. Татарның халык артисткасы Алсу Гайнуллина нәкъ шушы мәктәптә белем алган икән. Элек тә гимназиягә артистлар килә торган булган, Алсу ханым уртага чыгып шигырьләр сөйләгән. Хәтерендә мәңгегә уелып калган истәлекләре белән уртаклашты. Татарның бөек улы Габдулла Тукайның шигырен сөйләде. Һәр вакыйгада Тукай иҗатын халыкка җиткерүче мәшһүр артист Илдус Әхмәтҗанов та шагыйрьнең үлемсез шигырен сөйләде. Соңыннан яшь буын артистлары сүз алды. Алар җырладылар. Татарстанның атказанган артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова укучыларга мөрәҗәгать итеп, “сез театрга йөрисезме”,-диде. Укучылар исә бер тавыштан театрларга йөрүләрен “Мулла”, “Казан егетләре” спектакльләрен карауларын җиткерделәр. Театр тормышы белән кызыксынуларын яшермәделәр.  Танылган артистка, “театрга килегез, балалар өчен дә “Кәҗә белән сарык” спектаклен иҗат иттек”,диеп сүзен дәвам итте. Татарның яраткан артисты Олег Фазылҗанов, “минем ике улым бар, аларга татар телебезне оныттырмаска тырышам, сез дә беркайчан да татар телен онытмагыз”,диеп яраткан җырын башкарды. Зал аягурә басып тыңлады. Алсу ханым Гайнуллина кушылып биеде.”Мәктәп идәннәре, шул ук биетә, түзә алмадым, җырга кушылып биергә булдым”,диде. Гимназия директоры Әлфия Галиева “Сез безгә ел буена җитәрлек көч бирдегез, рәхмәт сезгә”, диеп, чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Укучыларга борылып, “бөек шәхесләргә алмашчы булсагыз иде. Бергә булыйк, бердәм булып яшәргә язсын”, диюгә алкышлар яңгырады. Соңыннан берлектә фотосурәткә төштеләр.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай  “театр яктылыкка,  нурга илтә, кире юлга җибәрми уңга илтә”, диеп юкка гына язып калдырмагандыр. Кичәнең шигаре нәкъ шулай аталган иде.

Күңелләрдә озак сакланырдай вакыйганы Зифа Гәрәева алып барды.   

You must be logged in to post a comment Login