Тәүфикъ Әйдине искә алу һәм аның дүрттомлыгын, “Шәхесләребез” сериясендә чыккан китапны тәкъдим итү кичәсе узды.

24 ноября (3)Бу көнне татар зыялылары язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Тәфикъ Әйдине искә алу кичәсенә җыелды.

Тәфикъ Әйдинең бакыйлыкка күчүенә 16 ел вакыт узган. Исән булса, аңа 76 яшь булыр иде. Үз вакытында лаеклы бәяне алмаган язучының шәхесенә, иҗатына игътибар еллар узган саен арта гына бара. Аның әсәрләре төрле газета-журналларда кабат басыла, иҗаты буенча диссертация якланды, диплом-курс эшләре языла. Шушы бер-ике елда гына да Татарстан китап нәшриятында әдипнең 4 томнан торган “Сайланма әсәрләре” басылып чыкты, “Җыен фонды” аңа багышлап “Шәхесләребез” сериясеннән җыентык әзерләп бастырды, Татарстан Фәннәр академиясе нәшриятында Т.Әйди иҗатына багышланган монография дөнья күрде.

Татарстан Язучылар берлеге сәхнәсендә Т.Әйдинең якыннан аралашкан хезмәттәшләре, чордашлары күңел түрләреннән чыккан фикерләре белән уртаклашты. Беренче булып сүз алган язучы, филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат Галиуллинга Тәфикъ Әйди белән аралашырга насыйп булган. Истәлекләре белән уртаклашты. Шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Газинур Морат язучыга атап язган шигырен укыды.Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Тәуфыйк Әйдинен якын дусты Индус Таһиров язучының татар мәйданындагы урынына тукталды. Чыннан да, Тәфикъ Әйди туган халкы һәм гомумән, дөньядагы төрки телле халыкларның тарихы, теле, әдәбияты, бигрәк тә җәмәгатьчелек тарафыннан исемнәре дә әйтергә тыелган заманда, Җир шарының төрле кыйтгаларына чәчелеп Ил, Ватан, татар халкы өчен бәһаләп бетергесез әдәби, мәдәни һәм фәнни хезмәтләр иҗат иткән дистәләрчә милләттәшләребезне үз акчасына эзләп табып, аларның иҗаты белән таныштырган, гаҗәпләндергән, сокландырган шәхес. Күз алдыгызга китерегез, ул вакытлар Сталин чорыннан озакта үтмәгән, яңадан “Гулаг чоры” башлану куркыныч туган еллар…Тәүфикъ Әйдинең кылган гамәлләре шул чорның батырлыгына тиң. Бер сүз белән әйткәндә, Тәүфикъ Әйди ул вакытта башка өлкәләрдә яшәүче татар халкы өчен Татарстанның тулы хокуклы илчесе булган олуг шәхес.

Искә алу кичәсендә чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

лауреаты Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ, Төркиядән Татарстанга күчеп килгән, бүгенге көндә татар әдәбиятын төрекчәгә тәрҗемә итеп, төрки дөньяга таныту эшен алып барган Фатих Котлы, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Марсель Галиев, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ркаил Зәйдулла бар иде. Алар үзләренең саллы фикерләре белән уртаклашты.

“Еш кына «Телебез өчен көрәшик!» дип йөргән кешеләрнең өендә балалары татарча белмәве ачыклана. Оныклар турында инде сүз дә юк! Бу кешеләргә карата шундук хөрмәт хисе югала, башкарган хезмәтләренең ихласлыгына шик туа. Ә Тәүфикъ Әйдинең гаиләсе, дәвамчылары турында бу сүзләрне әйтеп булмый. Татар җанлы балалар тәрбияләгән шәхеснең тәрбия эшчәнлеген дә үрнәк итеп алырлык. Сәхнәдә Тәүфикъ Әйдинең улы, Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды директоры, икътисад фәннәре кандидаты Айнур Әйделдинов татар әдәби телендә чыгыш ясаганнан соң бу сүзләргә тагын бер кат инанасың. Ул үз чыгышында татар телен саклап калу ысулларына тукталды.

Искә алу кичәсендә Татарстанның халык җырчысы Рөстәм Маликов, Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, халыкара конкурслар лауреаты Зәринә Хәсәншина, җырчы Базарбай Бикчәнтәев татар халык моңнарын яңгыратты. К.Тинчурин театры артистлары Гүзәл Гайнуллина, Зөфәр Харисов Тәүфикъ Әйдинең үлемсез әсәрләреннән өзекләр укыдылар.

Соңыннан кичәдә катнашучылар аугүрә басып Г.Тукайның “Туган тел” җырын башкарды.

P.S.

Шәхесләрнең Тәүфикъ Әйди турындагы фикерләре:

-“…Аның бәһаләп бетергесез хезмәтен Вакытны узып кылынган эшләр дип саныйм. Дөресен әйткәндә,Тәүфикъ Әйди берүзе, бердәнбер әдип, тикшеренүче, философ, пропагандист булды һәм Вакыт койрыгына тагылган бөтенебезне дә, тарих үргән ачы камчы белән камчылап, Вакыт белән янәшә урынга чыгарырга тырышты…”, − дип язды Татарстанның халык шагыйре Гәрәй Рәхим “.

-“Сәяхәтнамәләр жанры, гомумән, үзенең барлыкка килүе, үсүе җәһәтеннән шактый борынгы чорларга барып тоташа. Газиз

Подделись ссылкой

You must be logged in to post a comment Login