Эшкуар Дамир Хәйретдинов түбәтәе

 

Ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, кызганыч ки, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Бүгенге көндә бабаларыбызның сызган юлын, эшкуарлар дәвам итә. Сүзебез Дамир әфәнде Хәйретдиновның эшчәнлеге турында. Ул җитәкләгән оешма  һәркемне хәйран калдырырлык итеп өс-баш киемнәре тегә. Умартачылар өчен дә махсус кием уйлап тапканнар. Заман сулышы белән бергә атлыйлар, дисәк ялгыш булмас. Дамир Камал улы җиткерүенчә, сораучылар булса, баш киемнәрен дөньяның төрле почмакларына җибәрә алалар. Узган ел Миланда Россия Президенты Владимир Путин Италиянең Премьер-министры Маттео Ренцига, Дамир Хәйретдиновның иҗат иткән түбәтәен тәкъдим иткән иде.

Россия Президентының ихтибарын җәлеп иткән, татар түбәтәен алырга теләүчеләргә, оешманың адресын җиткерәбез.

Казан шәһре, Тукай урамы, 5

тел: 8 (843) 292 69 19

e-mail: takbir-rt@mail.ru

www. tubeteika-kazan.ru

Подделись ссылкой

You must be logged in to post a comment Login