Безнең гимназиядә Галимҗан Ибраһимов исемендәге конференциянең узуын мәртәбәгә саныйбыз

 

Әлегедәй сүзләр белән Казанның 17 нче татар гимназиясе директоры Әлфия Галиева абруйлы конференцияне ачып җибәрде. Бу көнне Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында эшләп килүче татар гимназиясе укытучылары һәм укучылары гыйлем мәйданына җыелды.

Гимназиядә ел дәвамында әлеге вакыйга уңаеннан әзерлек эшләре алып барыла. Бәйгеләр уза. Укучылар бик теләп Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнә, әсәрләре нигезендә рәсемнәр ясый. Белем учагында “Гимназия хәбәрләре”,дигән махсус гәҗиттә чыгарылган иде.

Килгән кунаклар  гимназиядә эшләп килүче Галимҗан Ибраһимов музее  белән  танышты. Биредә өч телдә,татарча, русча, инглизчә экскурсияләр алып барыла. Экспонатлар үткәннәрне хәтерләргә ярдәм итә. Шулай ук,  бүгенге чорда шәхеснең иҗатына  булган карашны да күрергә мөмкин.   Фойеда Зифа Гәрәева түгәрәгенә йөрүчеләрнең иҗатлары куелган. Гимназия диварына эленгән теливизор аша Галимҗан Ибраһимовның төрле елларда төшкән фотоларын күреп булды. Бөек Тукайның сүзләре белән дә әйтсәк, бу көнне гимназиядә “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”, дигән сүзләрне кат-кат кабатлыйсы килде. Укытучылар әңгәмә барышында Галимҗан Ибраһимов истәлегенә уздырылган конференциясендә катнашу күренешен тарихи вакыйгага тиңләде. Сүзләре горурлык хисләре белән сугарылган иде. Арча районының 7 номерлы мәктәбеннән укытучы Лилия Шәфигуллина укучысы Чулпан Хәмитова белән катнаштылар. Алар Галимҗан Ибраһимов иҗатының тәрбияви әһәмиятенә тукталды. Конференция дәвамында 6 секция эшләде. Әйтик, инглиз теле секциясендә Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен тәрҗемә итү мәсьәләсе каралды. Шунсы хак, 17 нче татар гимназиясе зыялының әсәрләрен инглиз теленә тәрҗемә итә. Дөресрәге гимназиянең инглиз теле укытучысы Миләүшә Исламова укучылары белән бергә Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” әсәрен тәрҗемә иткән. Моңарчы да аның “Кызыл чәчәкләр”е инглиз теленә тәрҗемә ителгән булган. Педагог фикеренчә, бәһаләп бетергесез эш Г.Ибраһимов иҗатын, шул ук вакытта татар гимназиясен илгә таныту өчен әһәмиятле. Конференциядә яңгыраган Һәр чыгыш кызыклы, көн кадагындагы мәсьәләләр күтәрелде. Әйтергә кирәк, ана теленең үсешенә йогынты ясаучы конференциягә әзерлек бер Казанның 17 нче татар гимназиясендә генә түгел, ә  Татарстанның барлык мәктәпләрендә алып барылган икән. Чыгышлар шуңа бер дәлил иде. Мәртәбәле конференциянең оештыручыларына килгәндә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел,әдәбият һәм сәнгать институты, Казанның Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе.

Добавить комментарий