18 нче июльдә Татарстанның Балтач районына гомергә тиңләрлек вакыйганы күрергә  килегез!

 Бер күрешү үзе бер гомер, ди халык. Гомергә тиңләрлек вакыйга 18 нче июльдә Татарстанның Балтач районында, Хәләл Индустриаль Парк мәйданында булыр дип көтелә. Ураза бәйрәменә багышланып үткәрелүче чарада популяр артистлар катнашачак. Ильназ Бах, “Казан егетләре” төркеме, көньяк Америкадан Һиндстан төркеменең чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килер, дигән фикерләр бар. Бәйрәмне алып бару вазыйфасы дини җырлар башкаручы, эшкуар Ильяс Халиковка тапшырыла. Бары бу көнне генә Хәләл ризык җитештерүчеләр үз товарларын төшенке бәядән сатачак. Халык һөнәрчелеге осталары да тарихи мәйданда очрашырга теләк белдерде. Бәйрәмдә көръән сүрәләрен әйтә алучыларга бүләкләр каралган. Уен-бәйгеләрнең санын әйтеп бетергесез.

Тарихи вакыйганы күрми калмагыз!

Хәләл  индустриясенең  Милли  ассоциациясе  ярминкәне Татарстан авыл хужалыгы  һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршында эшләп килуче “Хәләл” стандарты комитеты, Балтач муниципаль районы,“Балтач” Хәләл Индустриаль Паркы ярдәме белән оештыра.

“БАЛТАЧ ХӘЛӘЛ ЯРМИНКӘ 2015”сәгать 9 да башлана.

Вакыйга булачак урын: Татарстан республикасы, Балтач районы, Полевая (Болынлы) урамы,1 нче йорт,”Хәләл Индустриаль Паркы”.

 Хәләл  индустриясе  Милли  ассоциациясе (НАСИХ)

You must be logged in to post a comment Login