В Казани готовятся проведению научной конференции, посвященной Курсави

kursavi127 мая 2015 года Институт татарской энциклопедии и регионоведения Академии Наук Республики Татарстан проводит Республиканскую научную конференцию «Габденнасыр Курсави: богословское наследие и татарское просвещение».

Конференция посвящена 260-летию со дня рождения Курсави.

Научная конференция пройдет в здании Академии Наук Татарстана. В мероприятии примут участие представители научного сообщества, государственных структур и общественных организаций.

Как отметил координатор конференции, аспирант Института татарской энциклопедии и регионоведения Академии Наук РТ Александр Долгов, участниками республиканской научной конференции «Габденнасыр Курсави: богословское наследие и татарское просвещение» станут земляки великого татарского богослова из Арска. Также в Академии Наук ожидают приезд главы Арского района Ильшата Нуриева.

На конференции к обсуждению предлагаются следующие вопросы:

– Габденнасыр Курсави и татарское богословское наследие;

– Наследие Габденнасыр Курсави: вопросы изучения и популяризации;

– Мировоззрение Курсави в контексте исламского реформаторства и татарской общественной мысли;

– Влияние религиозного наследия Курсави на мусульманское сообщество;

– Религиозная деятельность Курсави в заказанском регионе;

– подготовка и проведение торжественных мероприятий, посвященных 260-летию со дня рождения Курсави в Татарстане и регионах РФ в 2016 году.

Конференция пройдет с 10.00 часов до 16.00 часов в Академии Наук РТ по адресу г. Казань, ул. Баумана, 20.

За дополнительной информацией обращайтесь к оргкомитету конференции по адресу alexdolgov90@mail.ru.

Справка:

Габденнасыр Курсави (полное имя – Абуннасыр Габденнасыр ибн Ибрагим ибн Ярмухаммед ибн Иштиряк аль-Курсави) – татарский богослов, мыслитель и просветитель.

Родился в 1776 году в деревне Корса (на территории современного Арского района Татарстана), в семье купца. Умер в 1812 году.

В деревне Верхняя Корса сохранилась историческая мечеть, где имамом служил сам Курсави. В 2014 году в деревне Средняя Корса (тат. Урта Курса) Арского района Республики Татарстан состоялась торжественное открытие новой мечети мечети «Мухаммад Вафа». Имам-хатыйб мечети – Вадут хаджи Вафин. Также в деревне Верхняя Корса предприниматель Ильгам Хисамиев завершает строительство еще одной мечети.


Казанда дин галиме Габденнасыйр Курсави турында конференция узачак

2015 елның 27 маенда Татарстан  Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты “Габденнасыйр Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге” дип аталган республикакүләм фәнни конференция оештыра. Җыен дин галиме Курсавиның 260 еллыгы уңаеннан үткәрелә.

Конференция Татарстан Фәннәр Академиясе бинасында узачак. Җыенда галимнәр, дәүләт структуралары һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак.

Татарстан Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты аспиранты, конференция координаторы Александр Долгов белдергәнчә, Курсавига багышланган фәнни җыенда галимнең якташлары – арчалар катнашачак. Шулай ук Академиядә конференциягә Арча хакимияте башлыгы Илшат Нуриев килүен дә көтәләр.

Курсавига багышланган җыенда галимнең мирасын өйрәнү һәм популярлаштыру, 2016 елда узачак 260 еллык юбилеена  әзерлек чараларын башлау мәсьәләләре күтәреләчәк.

Конференция 27 майда Фәннәр Академиясе бинасында сәгать 10да башлана.

Өстәмә мәгълүматне alexdolgov90@mail.ru адресы буенча сорый аласыз.

Белешмә

Габденнасыйр әл Курсави (тулы исеме Әбүннасыйр-Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхаммәд бине Иштирәк әл-Курсави) – күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, теолог.

1776 елда Татарстанның  Арча төбәгенә караган Курса авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Аның әнисе Миһербан бине Әмин бине Мансур, Максабаш авылында туган.

Булачак галим башлангыч белемне Мәчкәрәдәге (Кукмара төбәге) Мөхәммәдрәхим ахуннан ала. Соңыннан Бохарага барып Ниязколый әт-Төрекмәни мәдрәсәсендә укый. Аннан кайткач Мәчкәрәдәге җизнәсе һәм аның уллары Гобәйдулла, Муса һәм Мөхәммәтҗан ярдәмендә зур мәдрәсә салдырып, анда укыта башлый. Шул ук вакытта Курсада имам-хатыйб вазифаларын да башкара.

1808 елда Габденнасыйр Курсави кабат Бохарага бара һәм анда үзенең исламга карата булган реформаторлык карашларын тарата башлый. Аның фикерләре консерватив Бохара руханиларының ярсулы каршылыгына очрый, ләкин соңгылары иман һәм шәригать мәсьәләләре буенча барган ачык бәхәсләрдә җиңеләләр. Карашлары өчен Бохара әмире тарафыннан оештырылган эзәрлекләүләрдән качып ватанына кайтып китә.

1812 елда хаҗга дип чыгып китә, юлда барышлый ваба чире белән авырып Истанбулда вафат була һәм “Өскедар” зиратында күмелә.

Югары Курса авылында Г.Курсави имамлык иткән мәчет саклана. 2014 елның маенда Курсавиның якташлары Урта Курса авылында “Мөхәмәдвафа” мәчетен ачты. Мәчетнең имам-хатыйбы – Вәдүт хаҗи Вафин. Шулай ук Югары Курса авылында эшмәкәр Илһам Хисамиев яңа мәчет төзү эшен төгәлләп килә.

Добавить комментарий